Зур Сәрдек авылы китапханәсендә М.Фәйзуллинаның "Гаилә әлифбасы" китабы буенча әдәби чара үткәрелде

2014 елның 15 августы, җомга
13 августта Зур Сәрдек авылы китапханәсендә М.Фәйзуллинаның "Гаилә әлифбасы" китабы буенча әдәби чара үткәрелде. Китапханәгә килгән китап укучы балаларга шагыйрә М.Фәйзуллина турында кыскача белешмә бирелде. Китапның алфавит тәртибендә язылган булуына басым ясалды. Татар алфавиты һәм рус алфавиты, охшашлык һәм аерымлыклары турында аңлатылды. 2 сыйныф укучылары китаптан шигырьләр укып бардылар, зуррак балалар тактага шигырьгә туры китереп рәсемнәр ясадылар. Барлыгы 7 бала катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International