-Районыбызда балаларга һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Боз сарае, “Ялкын”, “Зилант” спорткомплексларыннан тыш, мәктәпләрдә спорт залларын төзекләндерү бара. Ачык мәйданчыклар да футбол, волейбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләргә уңайлыклар тудыра. Аларның кадерен белеп, балалар һәм яшьләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрсеннәр иде. Сәламәт буын – безнең киләчәгебез. “Бердәм Россия” партиясе алып барган сәясәт тә шуңа юнәлдерелгән, - диде үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.