Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Футбол капитаны Ринат Мөхәммәтшин исеме мәңге онытылмас
2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Игелекле гамәлләре белән күңелләрдә якты эз калдырган якташыбыз Ринат Мөхәммәтшин үзе исән чагында урам командалары арасында тугыз ел рәттән футбол турниры үткәреп калырга өлгерде. Җәй дәвамында барган әлеге турнир быел исә аның истәлегенә уздырылды.
Ринат абый соңгы дистә ел эчендә районыбызда “үлеп” барган футбо-лга җан өрде дисәк тә хата булмас. Җәй җитсә, ул оештырган ярышны футбол сөючеләр көтеп алалар иде. Якташыбыз, турнирның финал өлешендә катнашып, үз куллары белән җиңүчеләргә әзерләгән бүләкләрен тапшырды, ә турнирның җиңүче командасы исемен яулау футболчылар арасында иң мәртәбәле исемнәрнең берсенә әверелде.
Бәйгенең финал өлешенә дә Кукмарадан гына түгел, Казаннан, Түбән Камадан Ринат абыйның дуслары, якыннары, туганнары килгән иде. Алар арасында энесе Радик абый, улы Рөстәм, оныгы Артур, кияве - Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин да бар иде.
Бу көнне футбол кырына Степан Разин, Ворошилов, Нур Баян урамнары, Зур Кукмара командалары чыкты. Әлбәттә, уеннар киеренке барды. Һәрбер гол өчен уенчылар бар көчләрен биреп тырыштылар. Ярышларны исә Казаннан килгән республика категориясендәге хөкемдарлар хөкем итте. Уен барышын күзәткәндә Радик абый Мөхәммәтшин: “Абый алты яшьтән футбол уйный башлады, чын мәгънәсендә Кукмара футболының капитаны иде ул.1962-63 елларда Тәкәнеш командасы белән уйнаганда үзенең “коренной номеры” белән - баш аркылы, егылып туп кертеп командага җиңү китергән иде”, - дип, хатирәләргә дә бирелеп алды.
Финалда Нур Баян командасы ворошиловлылардан бер башка өстен икәнлеген уен башлануга күрсәтте. Нур Баяннан Булат Камалиевның аягы җиңел булды, аның беренче тубыннан соң, уен мәгълүм җырдагыча, 5:0 белән барганда, ворошилов уенчылары, ниһаять, уен ахырына ике гол кертүгә ирештеләр. Өченче урында исә Ринат абый туып-үскән Степан Разин урамы командасы калды. Финалга чыккан һәр команда уенчысына Радик???, Рөстәм Мөхәммәтшиннар истәлек бүләкләре, акчалата призлар тапшырдылар.
Рөстәм Мөхәммәтшин, якташыбызның улы:
-Әлеге турнир барышында икеләтә катнаш хисләр кичерәм. Бер яктан сагыш булса, икенчедән әти башлаган эш дәвам ителә дигән шатлык хисе ул. Әти каядыр шушында, янәшәбездә генә кебек тоела миңа. Ул башлап җибәргән әлеге турнирны без алга таба да дәвам итәчәкбез. Футбол белән шөгыльләнү үзенә күрә тәрбия чарасы да ул, спортны үз иткән яшьләр бервакытта да начар гамәлләр кылмаслар дип ышанасым килә.
Рауил Рәхмәтуллин, район башлыгы:
-Якташыбыз Ринат Мөхәммәтшин үзе дә спорт яратты, башкаларны да аңа тарта алды. Шуның белән беррәттән ятимнәрне, авыр хәлле гаиләдәге балаларны да сөендерергә, ярдәм кулы сузарга вакыт тапты ул. Аның игелекле эш-гамәлләре онытылмас.
Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры:
-Хәтерлим әле, гаилә коргач та, бабайның туган ягын шуның кадәр яратып сөйләве буенча мин Кукмараны - Җирнең үзәге, ә калган өлеш галәм дип күз алдына китерә идем. Чыннан да, килгән саен аның сүзе дөрес булуына инанам, Кукмара социаль, көнкүреш, мәдәни объектлары белән Россиянең күп кенә өлкә үзәкләрен уздырып җибәргән. Ашаган белми, тураган белә диләр, без - тураучылар һәм моның кадәр хезмәт өчен күпме көч, эш кирәклеген аңлыйм. Вафатыннан соң да бабайны онытмаганыгыз, аның эшен дәвам итүегез өчен рәхмәт. Киләсе елларда әлеге турнирны төньяк районнарның командаларын да җәлеп итеп, районара итеп оештырасы иде. Без сезгә бу яктан ярдәм итәргә әзер.
Лилия НУРГАЛИЕВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Башлангыч сыйныф командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды.
2026 елның 10 апрелендә башлангыч сыйныф командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ягуар», Аш-Буҗиның «Ак Бүре», Теләче авылының «Барсы», Арчаның «Арча», Мари-Төрекнең «Восток» командалары катнашты
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
12
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз