Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Ош.Юмьядан Рамазановлар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга барачак
2014 елның 22 августы, җомга
27 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш иптәше белән берлектә республиканың иң яхшы, үрнәк гаиләләрен кабул итәчәк. Безнең районнан әлеге тантанага Ош.Юмья авылында яшәүче Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе бара.
Туган-тумача, якыннары, дусларына, күрше-күләнгә һәрвакыт ярдәмчел, ачык йөзле булган әлеге гаилә хакында кемнән генә сорасаң да, уңай җавап алып, алар икесе дә алтынга тиң дигән сүзләрне ишетәсең. Үзләре белән якыннанрак танышкач, әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандык.
Василий абый гомере буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куя. Балаларга тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирә, мәктәптә оешкан “Туган якны өйрәнү” музеен җитәкли, 2009 елда исә “Иң яхшы мөгаллим” титулына ия була.
-Удмурт Дәүләт педагогия университетын тәмамлап, бер ел Можга районында эшләдем дә, армиядән соң Ош.Юмья мәктәбенә укытучы булып кайттым. Шуннан бирле инде 40 ел балалар арасында кайнашам, - ди хезмәт ветераны. – Мәктәп бусагасын укытучы булып атлап керүемә инде дүрт дистә ел узса да, вакытның тәгәрәгәне сизелмәде дә. Хезмәтемне һәрвакыт яратып, күңел биреп башкардым, эзләнү-тикшеренү эшләре алып бару, музей экспонатлары туплау да үзе үк җанга рәхәт шөгыль бит. Төрле елларда алынган Мактау грамоталарым да бихисап күп. “Халык мәгарифе отличнигы”, “Балалар-яшүсмерләр туризмын үстергән өчен” күкрәк билгеләре, “ТАССРга – 90 ел” медале - минем өчен аеруча якын һәм кадерле ядкарьләр.
Йорт хуҗабикәсе Мария ханымның күп еллар дәвамында күмәк хуҗалыкта баш хисапчы һәм икътисадчы булып эшләгәне әллә каян күренеп тора - йомшак кына итеп сөйләшә, һәр җөмләсе төгәл, өстәвенә шулкадәр тыйнак та әле ул.
-Язмышыма бик рәхмәтлемен. Минем турыда Василий барын да белә, хәзер сөйләп бирер, - ди ул, иренә ягымлы караш ташлап.
Шулай булмый ни?! Мәхәббәтләре мәктәп елларыннан ук бөреләнгән була бит аларның.
-Без икебез дә тумышыбыз белән бер авылдан – Иске Юмьядан бит. Кечкенәдән бер-беребезне белә идек, башлангычта укыганда ук күз аттым мин ул чибәркәйгә. Мария бик акыллы, тәртипле, укымышлы гаиләдә үсте. Үзенең итагатьле, тырыш, сөйкемле булуы белән дә җәлеп итте ул мине, - ди гаилә башлыгы. - Мәктәпне тәмамлап, җиде ел узганнан соң, тәкъдим ясадым. Ош.Юмья мәктәбенә эшкә урнашкач, безгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Гаилә тормышыбыз әнә шулай кечкенә генә бер почмакта башланып китте. Әкренләп үз йортыбызны булдырып, әлеге авылда гомергә төпләнеп калдык, бер кыз, ике ул тәрбияләп олы тормышка чыгардык. Үз хуҗалыгыбызда күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, мал-туар асрап, бербөтен булып яшәп яткан көнебез. Киңәш-табыш итәргә 93 яшьлек әниебез дә исән-сау әле. Аның 23 оныгы, 27 оныкчыгы бар. Туганнар белән дус-тату яшәвебезгә ул да сөенеп бетә алмый.
Рамазановларның кызлары Людмила әтисе юлын сайлаган – Ош.Юмья мәктәбенең тарих укытучысы ул.
-Мин әтиемнең укучысы да әле. Тарих һәм җәмгыять белеменә мәхәббәтне, әлбәттә, ул уятты. Аның дәресләре шулкадәр мавыктыргыч, кызыклы була иде. Тарих фәнен һәрчак сыйныфыбыз белән көтеп алуыбыз хәтердә, - ди ул. – Мәктәптә укучылар белән “Дҗардон” бию коллективы оештырдым. Бер генә чарадан да читтә калмыйбыз. 2010 елда “ЮНЕСКО”ның Мактау грамотасы белән бүләкләндек. Бу безнең өчен аеруча зур сөенеч булды. Улым Аскар белән әти-әниләр янында яшәгәнлектән, алар миңа аеруча якын һәм кадерле. Безнең тормышта ирешкән уңышларыбызда газиз кешеләребезнең өлеше бихисап. Аларның сүзгә килгәннәрен, бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен бөтенләй ишеткәнебез булмады. Һәркемгә ярдәм кулы сузып яшиләр. Алга таба да исән-сау була күрсеннәр.
Бәхетле парларның өлкән уллары Дмитрий Казандагы кунакханәләрнең берсендә инженер вазыйфасын башкара, төпчекләре Николай исә Кукмара металл савыт-сабалар заводында эшли. Икесенең дә пар канатлары - укытучылар, гаиләләрдә өчәр бала үсә.
Үзешчән сәнгатьнең эчендә кайнарга ярата Рамазановлар: бердәм булып җырлыйлар да, бииләр дә.
-2005 елда Казанның меңъеллыгы уңаеннан оештырылган чарада махсус йортта мөхтәрәм кунакларга удмурт халкының тормыш-көнкүрешен тәкъдим иткән идек, 2011 елгы башкала Сабан туенда элеккеге Рәсәй Президенты Дмитрий Медведевны каршы алырга туры килде. Бу көннәрдә исә Татарстан Президенты белән очрашуга әзерләнәбез. Тантанада катнашу өчен безне лаеклы дип тапкан район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез, - диләр алар. - Рөстәм Миңнехановның әнисе ягыннан безнең якташ булуы да зур горурлык. Аның тынычлык, дуслык, милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган сәясәте аеруча игътибарга лаек. Чөнки күпмилләтле районда яшәгәнлектән, бердәмлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Еш кына Төмән өлкәсеннән, Мәскәүдән кунакларыбыз кайта. Алар исә: “Иң яхшы юллар – Татарстанда”, - диләр. Әйе, юллар да, төрле социаль объектларның сафка басуы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан программаларның эшләп торуы, илебезнең бөтенлеге – болар барысы да Президентыбызның уңай эшчәнлек алып баруы нәтиҗәсе.
Мария һәм Василий Рамазановларның гаилә коруларына быел 40 ел тулды, алар үзләренең якут туйларын билгеләп үттеләр.
Бүгенге яшьләрнең тормыш корырга ашыкмауларына борчылалар алар:
-Үзвакытында гаиләле булырга, балалар үстерергә кирәк. Беренче урынга карьера үсеше, яхшы хезмәт хакы түгел, ә гаилә кору куелсын иде. Парлы булып гомер көзенә аяк басу - иң зур бәхетләрнең берсе бит ул...
Алсу ИДРИСОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Исегезгә төшерәбез, Банк кешбэгына НДФЛ салынмый
Банк кешбэгы-банк лояльлек программалары кысаларында алынган акчалар яки бонуслар. Мондый керем салым салына торган дип танылмый һәм НДФЛдан азат ителгән. Кешбэк алынган ситуацияләр искәрмә булып тора: • гавами оферта кысаларында түгел; • хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында; • хезмәтләр күрсәткән (эшләр башкарган, товарлар китергән) өчен түләү сыйфатында. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе банклардан кергән керемнәргә кертемнәр буенча процентлар (счетлардагы калдыклар) рәвешендә салым салынуын искә төшерә. НДФЛны исәпләү өчен нигез булып банкларның салым органнарына тапшырган белешмәләре тора. Бу белешмәләр белән физик затның шәхси кабинетында танышырга мөмкин – » керемнәр турында белешмәләр « - »кертемнәр буенча процентлар". Мәгълүмат банк тарафыннан физик зат тарафыннан алынган барлык процентларның гомуми суммасы белән бер ел эчендә аерым кертемнәр, счетлар буенча бүленмичә бирелә. Әгәр мәгълүматлар салым түләүче белешмәләренә туры килмәсә, төгәлләштерү өчен банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кертемнәр буенча процентларга салым салым органнары тарафыннан банклардан алынган мәгълүмат нигезендә исәпләнәчәк һәм салым уведомлениесенә кертеләчәк. Игътибар итәбез, керемнәр буенча процентлар рәвешендәге НДФЛ салым органнары тарафыннан 2025 елда әле исәпләнмәгән. Шул рәвешле, массакүләм мәгълүмат чараларында таратыла торган салым органнары банк кешбэгына НДФЛ сала башлаган дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Банк исәпләп чыгарган керем турында сораулар туганда салым түләүчегә кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
«Олимп» спорт мәктәбендә 2026 елда тренерларны, ата — аналарны һәм бәйрәм геройларын берләштергән тантаналы чыгарылыш кичәсе узды
Яз - спорт сезонына йомгак ясау гына түгел, озак еллар осталыкның югары ноктасына җиткән кешеләр белән дә саубуллашу вакыты. «Олимп» спорт мәктәбендә 2026 елда тренерларны, ата — аналарны һәм бәйрәм геройларын берләштергән тантаналы чыгарылыш кичәсе узды.
Башлангыч сыйныф командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды.
2026 елның 10 апрелендә башлангыч сыйныф командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган хоккей турниры узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ягуар», Аш-Буҗиның «Ак Бүре», Теләче авылының «Барсы», Арчаның «Арча», Мари-Төрекнең «Восток» командалары катнашты
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз