Кукмарада "Легаль булмаган мигрант" акциясе бара

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Районда 22 августтан 31 августка кадәр “Легаль булмаган мигрант” оператив-кисәтү акциясе бара. Аның кысаларында хокук саклау органнары вәкилләре, федераль миграция хезмәткәрләре белән берлектә, чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү өстендә эшлиләр, тикшерүләр алып баралар. Шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган кешеләр күпләп яшәгән урыннар, алар эшләгән объектлар да күзәтү астына алыначак. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте. Законсыз яшәүче мигрантлар хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 02, 2-70-80 номерларына шалтыратуларын сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International