Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Нормабашта балыкчылар бәйрәме узды
2014 елның 30 августы, шимбә
Нормабаш авылы буасында үткәрелгән балык тоту буенча ачык чемпионатка Кукмара, Менделеевск, Балтач районнарыннан 52 балыкчы җыелды. Ярышка бирелгән 2 сәгать эчендә алар барысы бергә 10 килограммнан күбрәк балык тоттылар.
Бәйгедә катнашучыларга үзләре сайлаган җирдә балык тоту мөмкинлеге бирелде. ”Ярышны карап булса да китим”, – дип, Менделеевсктан ук үзенең призлары белән килгән, үзе дә шундый бәйгеләр оештыручы Ирек Абдрахимов та түзмәде, машинасыннан балыкчы коралларын алып, яр буена юнәлде.
Балыкчылар урыннарына таралышкан арада жюри әгьзалары Вафирә Фәйзриева, Гөлназ Гыйльфетдинова, Лилия Ганиевалар аерым номинациядә җиңүчеләрне барлый башладылар. Иң өлкән яшьтәге балыкчы Кукмарадан булып чыкты: 82 яшьлек Солтангали ага Якупов 70 ел балык тоту белән мавыга, әле дә балыкка еш йөри икән.
Иң яшь балыкчы дип Зур Кукмарадан сигез яшьлек Аяз Нургалиев табылды. Аяз финишка да буш кул белән килмәде, тоткан балыгы 300 грамм тәшкил итте.
Ул арада ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Ярышны оештыручылар Рәшит Минегалиев, Ринат Ганиев, Айрат Гыйльфетдинов, Алексей Гыйләҗевлар балыкчыларның эшенә нәтиҗә чыгарган арада уха, шашлама да пешеп җитте, мәйданга тәмле аш-су исе таралды.
Иганәчеләр ярышка зур бүләкләр белән килгәннәр иде. Шул бүләкләрнең берсе – металл савыт-сабалар заводы кибете биргән казан һәм өчаякка югарыда исеме аталган Менделеевск егете Ирек Абдрәхимов лаек булды. Ул 44 балык тотып, иң күп балык тотучы булып танылды. Мәзәк сөйләүчеләр ярышында да аңа тиңнәр булмады.
Хатын-кыз балыкчылар – Кукмарадан Людмила Хмелева, Гүзәл Ситдыйкова, Сәрдекбаштан Гөлсия Хәлиуллиналар да ир–атлардан калышмадылар. Ә иң зур балыкны (17 см.) Каенсар авылыннан килгән Айзат Закиров тотты. Кукмарадан Вадим Алексеев, Нормабаштан Айдар Сәләховлар да иң күп балык тотучылар исемлегенә керделәр. Бәйрәмдә иң кечкенә балык тотучылар да, бер дә тотмаучылар да билгеләп үтелде. Призерларның барысына да Кукмарада яшәүче якташларыбыз, эшмәкәрләр Рәмзия һәм Мәхмүт Минлегалиевларның, Кукмарадагы “Забава” бинасына урнашкан балык тоту кирәк- яраклары сату кибетенең бүләкләре тапшырылды. Кибет хуҗасы Игорь Тихонов белән металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллиннар “я үз бүләкләребез үзебезгә булыр” дип, ярышта конкурстан тыш кына катнаштылар.
Кыскасы, мондый бәйге әле беренче тапкыр оештырылса да, уңышлы килеп чыкты. Балыкчылар да, күпсанлы тамашачылар да аннан канәгать булып, күлнең матурлыгына һәм чисталыгына сокланып таралыштылар.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
«Күрше» фестивале гариза кабул итүне озайтты: 31 майга кадәр өлгерегез!
«Күрше» фестивале оештыру комитеты катнашучыларның зур кызыксынуы аркасында гариза кабул итү вакытын озайтты. Хәзер проектны 31 май, 23:59га кадәр тапшырырга була. Фестиваль халыкка һәм оешмаларга урам вакыйгаларын — мастер-класстан алып концертларга һәм җирле маршрутларга кадәр — үткәрергә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 24 маенда 24 майда көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил, көнбатыштан искән җил 15-20 м/с (Казанда көчле җил 15-17 м/с) көтелә.
22
май, 2026 ел
Ядегәр Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган отчет концерты узды
15 майда яңартылган Мәдәният йорты сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары, солистлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясады. Тамашачылар сугыш еллары җырларын, шигырьләрне һәм халык биюләрен ишетте — артистлар Бөек Ватан сугышы һәм СВО геройларына баш иеп хөрмәт күрсәтте.
Кукмара Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара
Балалар бүлегендә планировка, җылыту, вентиляция, электр проводкасы һәм сантехника тулысынча алышына. Яңарту «Озын һәм актив тормыш» милли проекты һәм стационарларны капиталь ремонтлау программасы sayəsində Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз