Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Бушлай даруларны бер мәшәкатьсез алырга була
2014 елның 30 августы, шимбә
Олы, таза гәүдәле бу ирнең күңеле төшенке чагын күрмәссең. Тормыштан тәм табып, күңел ачу чараларында актив катнашып, аларны хәтта үзе оештырып яши. Бик күп белә: авыллар тарихы, кешеләре турында нинди генә сорау бирсәң дә, җавабы әзер. Әй, артыгын сөйләмим әле, югыйсә, сүзнең кем хакында барганын аңларсыз. Исемен язмаска кушты ул.
Менә шул ирнең берничә ел элек йөрәгенә операция ясатканын әле генә белдем. Карап торышка сау-сәламәт бит, элеккечә тулы канлы тормыш белән яши, зарланганын да ишеткән юк. Әйе, була бит шундый көчле ихтыярлы кешеләр. Мин төпченә башлагач:
-Әйе, икенче төркем инвалид мин. Йөрәккә ике шунтлау булды, бер клапанын алыштырдылар. Унөч сәгать ярым наркоз астында ятарга туры килде. Аякларыма да операция ясап, кан йөрешен үзгәрттеләр,- диде.
Операция вакытында бернинди төшләр дә күрмәгән, кайберәүләр кебек “теге” дөньяда да булып кайтмаган. Наркоз бирелүгә төпсез караңгылыкка чумган, шуннан соң берни белми...
-Айнып киткәч, яшисе килү теләгем көчәйде. Гомернең бәясе артты, кадерлерәк була башлады. Кешеләр белән күбрәк аралашырга, төрле чараларга барырга, тормышның һәр сәгатен файда белән үткәрергә омтылам, - дип елмая.
Ә үзен яхшы хис итүендә, әлбәттә, тормышны яратуы гына түгел, даруларның ярдәме зур. Аена 3-4 мең сумлык препаратлар ала икән.
-Ярый әле, дәүләт ярдәм итә. Сигез йөз сум тирәсе акча күп түгел, шуңа кызыгып, социаль пакеттан баш тарткан булсам, дарулар өчен кесәмнән елына 40-50 мең сум акча чыгарырга туры килер иде,- ди ул.- Ә болай бушлай алам. Районда социаль пакет хисабыннан аена 50, хәтта 100әр мең сумлык дарулар алучылар бар икән, ләбаса. Үзеңә түләргә калса, каян тапмак кирәк шулкадәр акчаны? Бүген сәламәтлегең ярыйсы булса, икенче көнне чир якаңнан эләктереп алуы, кыйммәтле дарулар кирәк булуы бар бит. Ә бит шундый кыен хәлдә калучыларны беләм. Алдан заказлар белән пенсия акчаларына әллә ничә меңлек дару алырга туры килә аларга. Саулыгыбыз кыл өстендә булмаса, инвалидлык бирмәсләр иде безнең ишеләргә. Редакциягә шул хакта әйтергә килдем, шулай дип яз, бер сүземне дә төшереп калдырма, яме. Инвалидлар уйлап эш йөртсеннәр, социаль пакеттан баш тарткан булсалар, аны яңарту өчен шушы көннәрдә гариза язарга ашыксыннар иде.
-Бушлай дарулар алу мәшәкатеннән зарланучылар булгалады бит, - дип бүлдерәм аны.
-Үткән елда бушлай дарулар белән тәэмин итүдә бераз кимчелекләр булса да, быел даруханәдә кирәкле препаратлар бар. Мин үзем вакытында алып барам. Үзем белән аралашкан инвалидлардан да шундый сүзләр ишетәм. Бигрәк тә шикәр авыруы белән интегүчеләргә инсулин бирү җайга салынды. Моңа баш табибның, табибларның тырышлыгы, даруларны билгеләү һәм бирелү-бирелмәүләрен контрольдә тоту, шулай ук даруханәнең дәваханә белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән, дип уйлыйм.
Буш сүзләр сөйли торган түгел бу кеше. Инвалидлар аның киңәшенә колак салмый калмаслар, мөгаен.
Райондашыбызның гозерен үтәп, сөйләгәннәрен язып алды Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 10 июнендә 10 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә: Төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, секундына 15-17 метр тизлектә кыска вакытлы җил.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 10 июнендә 10 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә: Төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, секундына 15-17 метр тизлектә кыска вакытлы җил.
8
июнь, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2026 елның 8 июнендә 18 сәгатьтән 9 июнендә 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә күк күкрәү һәм кыска вакытлы җилнең 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көчәюе көтелә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе үтәлешен тикшерде.
Ачыклануынча: ФГБУ «Рослесинфорг»ның Казан филиалына гражданнан мөрәҗәгать килгән. Ләкин законны бозып, аны тиешле органга мәгънәсе буенча карау өчен юнәлтмәгәннәр, ә филиал үз компетенциясе кысаларында җавап бирмәгән.
7
июнь, 2026 ел
Кукмара Сабантуе – 2026
Кукмарада Сабантуй – 2026 ачылышы узды. Бәйрәм төрле милләт һәм буын вәкилләрен дуслык, хөрмәт һәм бердәмлек рухында берләштерде. Кунакларны халык уеннары, концертлар, спорт ярышлары һәм, әлбәттә, татлы ризыклар көтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз