Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Республика көне белән котлады

2014 елның 30 августы, шимбә
30 август – Республика көне уңаеннан Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

-Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, - диелә котлауда. - Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлы үз төбәгебезне, Республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтижәләрен күрергә язсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International