Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин 1 сентябрь – Белем көне белән котлады

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте.

-Бүгенге буын укучыларына төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа белем һәм тәрбия йортлары ишекләрен ача, элек төзелгәннәре заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Белем бирү системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф учреждениеләрендә тупланган бай, уңай тәҗрибәне тагын да үстереп, тирән белемле балалар тәрбияләү укытучылар алдындагы төп бурычларның берсе. Илебезнең якты киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Моны балалар үзләре дә, укытучылар да, әни-әниләр дә онытмасыннар иде. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен, - диелә котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International