Ядегәр һәм Нырья мәктәпләре капиталь ремонттан соң үзләренең ишекләрен ачты

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
30 август көнне Ядегәр һәм Нырья урта мәктәпләрендә тантаналы вакыйга булды – әлеге белем йортлары капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачтылар. Чараларда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты.

Ядегәр мәктәбендә Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Ядегәр авылларыннан 100 бала укый. Беренче сыйныфка исә быел 7 укучы керә. Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, кунакларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, “Восток” җәмгыятенең генераль директоры Сергей Димитриев, “Промкомбинат” җәмгыяте җитәкчесе Расих Шакиров, мәктәп директоры Салават Каюмовлар котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International