Янил мәктәбе укучылары быел капиталь ремонт ясалган мәктәптә укыячаклар

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Янил урта мәктәбе капиталь ремонттан соң бүген үзенең ишекләрен ачты. Укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, “Техстрой” җәмгыятенең генераль директоры Ринат Ваһапов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев, мәктәп директоры Равил Зариповлар да үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Беренче сыйныфка баручы 20 укучыга истәлек бүләкләре тапшырылды. Тантаналы төстә кызыл тасма киселгәннән соң, һәркем мәктәп эченә үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International