Кукмарада “Уңыш – 2014” операциясе бара

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
30 сентябрьгә кадәр республикада “Уңыш – 2014” операциясе барачак.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерүләр үткәрәчәк. Шулай ук бөртекле культураларны, фураж, терлек азыгын урлау фактларын ачыклау, бу хәлне булдырмау өчен максатчан оператив кисәтү чаралары үткәрү күздә тотыла. Урлашу фактлары хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 02, 2-70-80, 2-65-05 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International