Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Кукмараның үрнәк гаиләләре белән очрашты

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Районыбызның иң уңган, иң булган, үрнәк гаиләләре Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очрашуда катнашты. Киез итек-киез комбинаты кафесында узган очрашуга авыл хуҗалыгы, мәгариф системасы, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, бала алып үстерүче, күп бала тәрбияләүче гаиләләр һәм районыбызның үсешенә күпъеллык хезмәтләре белән үзләреннән зур өлеш керткән өлкәннәр чакырылган иде. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде, үзенең иң изге теләкләрен юллады. Очрашу район үзешчәннәренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International