Әсән-Елга балалар бакчасында “Гүзәл җирем минем Татарстан!” дигән балалар иртәсе үткәрелде

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
29 август көнне Әсән-Елга балалар бакчасында “Гүзәл җирем минем Татарстан!” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Балаларга Казан шәһәре турында презентация күрсәтелде, шулай ук балаларга төрле уеннар һәм биюләр оештырылды.Бәйрәмгә кунак булып башлангыч сыйныф укучылары да килделәр. Барысы 20 бала катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International