Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Туган ягым -Татарстан” исемле “Тамчы- шоу” уены үткәрелде

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
29 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнаштында “Туган ягым -Татарстан” исемле “Тамчы- шоу” уены үткәрелде. Кичәне Ярмиева Алсу әзерләде һәм үткәрде.
Әлеге уенның максаты: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү; сәнгатьле сөйләм телен үстерү; игътибарлылыкны арттыру; Туган ягыбызны ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү.
“Тамчы-шоу уен-ярышында ике команда бил алышты: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Уен барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, мәкальне дәвам ит уены уйнатылды, кроссворд чиштеләр, буталган хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Шулай ук капитаннар ярышы да үткәрелде, капитаннар сорауларга җаваплар бирделәр.
Казан шәһәренә багышлап“Казан шәһәре” презентациясе күрсәтелде.
Музыкаль тәнәфестә “Мин яратам сине Татарстан” җыры башкарылды. Ахырдан җиңүче-ләр билгеләнде һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International