Татарстанда яшәүче һәркем вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан файдалана ала
2014 елның 5 сентябре, җомга
14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга – Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Чынлыкта бу - алга таба да Татарстанның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президент Рөстәм Миңнехановның курсын яклау турындагы бөтенхалык референдумы булачак.
Әмма республикада яшәүче һәркемнең дә бу көнне сайлау участогына килү мөмкинлеге булмавы ихтимал, шуңа күрә сайлаучыларга алдан сайлау мөмкинлеге булдырыла. Һәркем үзенең Конституциядә каралган сайлау хокукыннан 14 сентябрьдә яки аннан алда файдалана ала.