“Зилант”та стритбол ярышы узды

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
“Зилант” спорт мәктәбендә стритбол буенча ярышлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Быелгы ярышларны оештыручы һәм иганәче “Интерметтрейд” җәмгыяте иде.

2000-2001 елгы яшь категориясендә “Өмет” (Алия Вахитова, Әдилә Сафина, Әдилә Газизова) - кызлар, “Майями Хит” (Никита Николаев, Максим Исаев, Хәлим Алимов) - малайлар, 2002-2003 елгылар арасында “Нырья” (Кристина Кильмурзина, Нәргизә Исмәгыйлева, Алевтина Ишматова) - кызлар, “3, 4, 5” (Шамил Зәкиев, Раиф Шафиков, Данил Ильин) малайлар командалары җиңү яулады. “Интерметтрейд” җәмгыяте вәкиле Илгиз Галимуллин һәм спорт ветераны Артур Зәкиев җиңүчеләргә кубок, мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International