Вахитов исемендәге хуҗалыкта 1800 гектарда уңыш җыеп алынды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Вахитов исемендәге хуҗалыкта 1800 гектарда уңыш җыеп алынды.
Һәр гектардан уртача 45,2 центнер бөртек суктырылды.
-Моңа барлык җитәкче кадрларның, белгечләрнең, шоферларның, ындыр табагында эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы белән ирешелде. Урак эшләрендә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.
Башка кыр эшләре дә оешкан төстә бара. 200 гектарда үстерелгән бәрәңгене алуга керешкәннәр. Соңгы гектарда көзге культуралар чәчелә. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә тупланган, әле кукуруз уңышын җыеп аласы бар. Хуҗалыкта быел 1200 баш терлек сыешлы мега-ферма төзүгә керешкәннәр иде. Сентябрь аенда аның бер корпусын һәм саву цехын төзеп бетереп, мал кертүне планлаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International