Районыбыз мәктәпләрендә “Финанс грамоталылыгы көне” Бөтенроссия акциясе узды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
“Финанс грамоталылыгы көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә әлеге темага ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар узды. Аларда банк, пенсия фонды, салым инспекциясе, казначылык бүлеге хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, җирле үзадарә вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Салым инспекциясе белгечләре поселокның өченче һәм дүртенче мәктәпләрендә узган дәресләрдә “Салымнар ни өчен кирәк?”, “Заманча салым түләүче” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты аша салым органнарының электрон хезмәтләр тәкъдим итүе хакындагы мәгълүматлар укучыларда аеруча кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International