Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Күкшелдә “Уйнагыз, гармуннар” дигән бәйрәм бик күңелле үтте
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Ераклардан яңгыраган гармун тавышы Күкшел авылы халкын Зөлфәрит чишмәсе янына дәште. Кичәнең “Уйнагыз, гармуннар” дип аталуы да җисеменә туры килә: абый, бабайларның кулларында тальян, гармуннар иде. Ак яулыклы әби, апалар, яшь җилкенчәк балалар аһәңле көй-моңнар, матур җырлар тыңлап, күңел кылларын тибрәтеп ял иттеләр.
Өлкәннәр белән нинди генә темага сөйләшсәң дә: “Менә без яшь чакта...” - дип сөйләп китәләр. Билгеле, аларга яшь вакытларында күңелле булган, хәзерге буын да киләчәктә шул сүзләрне кабатлаячак. Әмма hәрбер чорның үз ихтыяҗ-мәнфәгатьләре, кызыксынуы булуы бәхәссез. Уенлыкларда күңел ачып үскән өлкәннәр, бүгенге көн яшьләренең дискотекаларга йөрүен аңламаска да мөмкин. Ә киләчәк буынга тарихыбызны күрсәтү кирәкле гамәл. Үткәнне белми торып, киләчәк төзеп булмый, диләр бит. Әмма хатирәләрне барлау күңелләрдә сагыш, сагыну хисләре уята. Килгән кунакларның да йөзләрендә шатлыклы елмаю, ә күзләрендә ниндидер моңсулык хөкем сөрә иде.
-Бик матур бәйрәм оештырганнар, яшьлеккә кире кайткандай булдык. Әмма күңелне авыр тойгы биләп ала, күзләр яшьләнә, мәрхүм булган тормыш иптәшемне сагынам, аның гармунда уйнаганнарын искә төшереп утырам. Кичләрен уенлыкларга чыгып, “Чүпләмле”, “Назалы” уйнаганнар истә. Ул вакытта гармунчылар да күп иде. 35 ел мәктәптә эшләү дәверендә дә укучылар белән төрле авылларга концертлар куеп йөрдек. Күңелле вакытлар... Хәзер бары тик сөйләргә генә калды, - ди Сәкинә Сәмигуллина.
Күкшел авылында тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Урамнарда төзек, җитеш йорт-куралар халыкның бай, мул тормышта яшәве турында сөйли. Ә мондый кичәләргә аларның урам тутырып килүе рухи байлыкка ия булуларын күрсәтә.
-“Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмен җәй башында ук оештырырбыз дип уйлап йөргән идек. Бүген уй-теләкләребезне тормышка ашырдык, - ди җирлек башлыгы Илһам Хәлиуллин. -Авыл халкы татар моңына сусаган. Җәйге көннәр эш белән үтеп китә, матурлыкны күрмичә, кичке саф hаваны суламыйча да калабыз. Бер–беребез белән күрешеп, хәл-әхвәл белешергә бер сәбәп булыр дип уйладык.
Гармунчылар ялындырырга яраталар дисәләр дә, бу көнне теләгән һәркем рәхәтләнеп гармунда сыздырды, күңел ачты. Әле алай гына да түгел, күрше авыллардан да килеп тальян моңнары суздылар. Кардәшләре, дуслары чакыргач, данлыклы Харис Хәлиуллин Мәмәширдән килгән.
-Кечкенәдән гармунда уйнарга яратам. Әтидән күреп, үзлегемнән өйрәнгән идем. Инде алтмыш ел буладыр, кулдан төшергән юк. Сабантуйларда уйнамыйча калсам, бер ел кәефем булмый. Бигрәк тә тальянга өстенлек бирәм, аның яңгырашы аһәңлерәк, моңлырак кебек. Мактау грамоталары, дипломнар белән, республика мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләндем, атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем алдым, - ди Харис абый.
Гармунчылар арасында яшьләрнең булмавына, хәзерге буынның үзләренә шөгыль таба алмый интегүләренә дә борчыла ул. Тормыш иптәше Миңсөрүр апа да Харис абый белән төрле кичә-бәйрәмнәргә, концертларга йөри. Әле үзе дә мари халык биюләрен яратып башкара. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Вакыт маңгайга сырлар сызса да, йөрәкләрендә яшьлек дәрте сүрелмәгән әле аларның.
Ризилә КОРБАНОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
«Күрше» фестивале гариза кабул итүне озайтты: 31 майга кадәр өлгерегез!
«Күрше» фестивале оештыру комитеты катнашучыларның зур кызыксынуы аркасында гариза кабул итү вакытын озайтты. Хәзер проектны 31 май, 23:59га кадәр тапшырырга була. Фестиваль халыкка һәм оешмаларга урам вакыйгаларын — мастер-класстан алып концертларга һәм җирле маршрутларга кадәр — үткәрергә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 24 маенда 24 майда көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил, көнбатыштан искән җил 15-20 м/с (Казанда көчле җил 15-17 м/с) көтелә.
22
май, 2026 ел
Ядегәр Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган отчет концерты узды
15 майда яңартылган Мәдәният йорты сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары, солистлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясады. Тамашачылар сугыш еллары җырларын, шигырьләрне һәм халык биюләрен ишетте — артистлар Бөек Ватан сугышы һәм СВО геройларына баш иеп хөрмәт күрсәтте.
Кукмара Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара
Балалар бүлегендә планировка, җылыту, вентиляция, электр проводкасы һәм сантехника тулысынча алышына. Яңарту «Озын һәм актив тормыш» милли проекты һәм стационарларны капиталь ремонтлау программасы sayəsində Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз