“Экстремизмга – юк!” айлыгы барышында район китапханәләрендә төрле чаралар уза

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
“Экстремизмга – юк!” республикакүләм айлык кысаларында районыбызның китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелә. Үзәк һәм Өлге, Күкшел, Балыклы, Лельвиж авылы китапханәләрендә укучы балалар белән экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләшүләр, тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук Иске Оча, Купка, Каенсарда “Безгә тынычлык кирәк”, “Балалар террорга каршы” кебек темаларга рәсем конкурслары, Түбән Комар, Иске Юмья, Манзарас, Иске Йортта китап күргәзмәләре оештырылды, стендлар ясалды, - дип хәбәр итте район үзәкләштерелгән китапханә мөдире Резидә Касыймова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International