Мәйданчыкларны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, “Строй-Гарант” төзелеш оешмасының генераль директоры Илсур Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Спорт мәйданчыклары төзелү балаларга да, яшьләргә дә зур мөмкинлекләр тудырачак. Алар беркайчан да буш тормаслар, киләчәктә тагын да күбрәк спортчылар, чемпионнар үсеп чыгар, дип ышанабыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен спорт белән дус булырга кирәк!