Сайлыйбыз, димәк, ышанабыз

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Районыбыз халкының 87,57 проценты да сайлауда катнашып, үзе ышаныч күрсәткән партиягә яки кандидатка тавыш бирде. Әлбәттә, күпләр “Бердәм Россия” сәяси партиясен сайлады. Бу юкка гына түгел, чөнки Татарстанда халык республика җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәтә. “Бердәм Россия” партиясе исемлегенең башында Президент үзе торды һәм сайлаучылар сайлауда актив катнашып, аңа карата хөрмәт һәм ышаныч булуын тагын бер кат расладылар. Украинада булган канлы вакыйгалар да тормышыбыздагы вәзгыятьне, рухи кыйммәтләрне яңача бәяләргә этәрә: республика халкы тынычлык, тотрыклылык яклы, ул милләтара һәм конфессияара бердәмлекне, үзара аңлашуны сакларга, үстерергә тели. Татарстанның илдәге башка төбәкләр арасында лидерлар сафында булуы, федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә зур авторитет яулавы, социаль-икътисади үсеше дә халыкта хаклы рәвештә горурлык, патриотлык хисе тудыра, республиканың язмышы өчен җаваплылык һәм гражданлык позициясен үстерүгә көчле этәргеч бирә.

“Бердәм Россия” – халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче партия. Республикабызда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, ФАПлар, мәдәният йортлары һәм башка объектлар, юллар төзүгә, күпфатирлы йортларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән 30 социаль программаның тормышка ашырылуы да – шуның бер мисалы. Сайлау кампаниясе алдыннан партиянең төбәк бүлеге тарафыннан барлык шәһәр, районнарда 150дән артык халык Җыеннары үткәрелде. Халык җыенга үз районнарын, шәһәрләрен, авылларын, урамнарын үстерү буенча төгәл тәкъдимнәр белән килде. Бу тәкъдимнәрнең күбесе партия эшчәнлегенең яңа программасы нигезен тәшкил итәчәк, ә кайберләрен инде республика һәм җирле власть органнары тарафыннан хәл итүгә керешелде. Болар барысы да – халыкның бердәм эшчәнлеккә әзер булуын күрсәтә. Алар власть белән халык арасындагы диалогка ышана, иң мөһиме – үз фикерләренең Татарстанны үстерүгә йогынты ясаучы җитди фактор булуын аңлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International