Аш-Буҗи авылы китапханәсендә "Алтын көз" дигән кичә үткәрелде

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
16 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә көз турындагы белемнәрне гомумиләштерү, яшелчә, җиләк-җимешләрнең төсе, формасы, тәме, исе буенча белемнәрен ачыклау, көзге табигатьнең матурлыгын, байлыгын күрә белү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында 2-4 сыйныф укучылары катнашында “Алтын көз” дигән кичә үткәрелде.
Кичә көз турында шигырьләр сөйләп башланды. Аннан соң укучылар “Уңыш иленә” сәяхәткә киттеләр.
1 тукталыш: “Мәкальләр” тукталышы.
2 тукталыш: “Яшелчәләр тукталышы”. (Монда укучылар табышмакларга җавап бирәләр).
3 тукталыш: “Көзге яфраклар”. (Укучылар яфрактан агач исемен таныйлар).
4 тукталыш: “Уйлап тап” уеның уйнылар.
5 тукталыш: “Табышмаклы кроссворд”.
6 тукталыш: “Нәрсә белән нәрсә бер-берсенә охшаган”, дип атала.
7 тукталыш: “Тәме буенча бел”. (Укучылар җиләк-җимешләрне тәме буенча беләләр).
Ахырдан укучылар чәчәкләрдән букет ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International