“Восток” хуҗалыгының көтү яңарту технологы россиякүләм конкурста өченче урын алды

2014 елның 19 сентябре, җомга
“Восток” хуҗалыгының көтү яңарту технологы Азат Гәрәев шушы һөнәр ияләре арасында үткәрелгән 37нче республика конкурсында катнашып, 1 урынны яулаган һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнгән иде. Күптән түгел ул мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында үз профессиясенең иң яхшысын ачыклау буенча Воронеж шәһәрендә оештырылган 23нче росссиякүләм конкурста республикабыз данын яклады. Бу юлы да райондашыбыз үз хезмәтенең остасы булуын исбатлап 3 урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International