Кукмаралылар Казахстанның Астана шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәрендә катнашты

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
19-20 сентябрьдә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узды. Бәйрәм программасында Тынычлык һәм татулык сараеның Опера залында Татарстанныңсәнгать осталары гала-концерты, “Хан-Шатыр” сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданда сабантуй, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм анда куелган продукцияне сату, Татарстан артистлары концерты, сәүдә күргәзмәсе һәм башкалар бар иде.

Әлеге чарада кукмаралылар да катнашып, татар халкының гореф-гадәтләрен, бүгенге яшәешен чагылдырды, бу көннәрдә һәркем махсус әзерләнгән утарда татар халкының милли ризыкларыннан авыз итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International