Кукмарада “Арсенал” операциясе бара

2014 елның 26 сентябре, җомга
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр “Арсенал” оператив-кисәтү операциясе бара.

Бүгенге көндә район халкында 460 утлы корал бар. Шуларның 13е – винтовка, 7се – травматик, 440ы шома көпшәле мылтык. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. “Арсенал” операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе дә тикшерелә. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80 телефоннары аша дежур частькә шалтыратып әйтергә кирәк. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International