Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Акчамы, бушка дарумы?
2014 елның 26 сентябре, җомга
Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, бүгенге көндә районда 7723 инвалидның 6627се, ягъни 86 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алуны хуп күргән. Югыйсә, зур сумма турында сүз бармый: айга 881 сум 63 тиен. Ә 5992 инвалид социаль пакетның дарулар өчен түләнә торган 679,05 сумын акчалата ала. Сау-сәламәт булганда бу бәягә дару алынмаска да мөмкин. Әмма авыру-сырхау беркөнне янә ишегеңне какса...
-Даруларның бәясе гел артып тора. Шикәр диабеты, яман шеш, бума ютәлгә каршы препарат бәяләре бигрәк тә югары. Мәсәлән, инсулинның бер тартмасы 3–4әр мең сум тора. Кайберәүләргә ул аена берничә кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау да шактый кыйммәткә төшә, - дип кисәтә табиблар.
Ә бу даруларны үзеңә сатып алырга туры килсә, социаль пакет өчен бирелгән 881 сум гына түгел, айлык пенсия акчасы да җитмәячәк бит. Бүген сәламәтлеген канәгатьләнерлек, чирдән исән-сау котылдым дип артык тынычлану да дөрес булмас – кайберәүләр үзләренең физик халәтен белеп, хроник авыруның мәкерлелеген, аның кисәк аяктан егу мөмкинлеген аңлап бетермәскә мөмкин. Шуңа да бу мәсьәләгә җитдирәк карап, дәвалаучы табиб белән киңәшләшү зарур. Ә инде социаль пакетны элек акчалата алучылар аны 2015 елда кире кайтарырга уйлыйлар икән, бу әле 1 октябрьгә кадәр мөмкин эш. Моның өчен район пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язарга кирәк. Ә социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучылардан кабат гариза язу соралмый.
Үзәк район дәваханәсе мөдире Мөнир Гыйниятуллинның әйтүе буенча, 2013 елда инвалидларга 16 миллион 93 мең сумлык дарулар бушка бирелгән. Быел исә 16 миллион 986 мең сумлык дарулар белән тәэмин итү каралган.
Гөлсинә ШАКИРОВА, Кукмара поселогы:
-Мин быелга кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата ала идем, чөнки шифаханәләрдә дәваланганым юк, юлда да йөрмим. Кулланган даруларым да артык кыйммәткә төшми. Әмма олыгайган саен чирнең башка төрләре дә үзен сиздерә: кан басымы уйный, йөрәк “шаярта” башлады. Шуңа киләсе елдан бушка дарулар алуны сайладым, пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язып кайттым инде.
Фәйзелхак ХАНАФИН, Адай авылы:
-Тормыш кешене төрле яклап сыный, мин сәламәтлегемә бәйле авырлыклар күрдем. Инфаркт кичереп, йөрәгемә операция ясатырга туры килде. Шуннан бирле табибларның ишекләрен еш шакыйм. Дәвалану, белгәнегезчә, даруларсыз гына мөмкин түгел. Шуңа күрә даруханәгә еш барырга туры килә. Ә дарулар бик кыйммәт тора, ярый әле, дәүләт ярдәменнән ташламый. Социаль пакет хисабына бушка бирә.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Каримәбызда — бронза!
Кәрима Шайдуллина Татарстан Беренчелегендә йөзү буенча 100 метрга баттерфляй дистанциясендә өченче урынны яулады. Бу Кукмара районының яшь спортчысы өчен беренче җитди уңыш.
Безнең тренер — Россиянең иң яхшылары арасында!
11 апрельдә Казанда самбо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Зилант» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Альберт Шангараев мактаулы 2-нче урынны яулады. Бу барлык тәрбияләнүчеләр өчен үрнәк.
Безнең шахматчылар — Татарстанның иң көчлеләре арасында!
10-12 апрель көннәрендә Яр Чаллыда республиканың команда чемпионаты узды. Кукмара районының хатын-кызлар җыелма командасы алтын медаль яулады, ир-атлар командасы — көмеш. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз