Ядегәр мәктәбе укытучысы “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә беренче урынны алды

2014 елның 26 сентябре, җомга
“Мәгариф” журналы “Авыл укытучысы – 2014” дигән бәйге оештырган иде. Әлеге конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы этабына шуларның унысы гына үткән.

Укытучылар мәгарифне үстерү институты бинасында узган финалда үз фәннәре буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аларның эшләрен жюри әгъзалары бәяләде. Районыбызның Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Бәшәрова конкурста беренче урынны алды. Котлыйбыз!

Бәйгедә катнашучыларга “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов рәхмәт хатлары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International