Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“IT Кукмор" компьютерны җентекләп өйрәнергә булышачак
2014 елның 26 сентябре, җомга
Тиздән бистәбездә “IT Кукмор” җәмгыяте үз эшен башлап җибәрәчәк. Инде болары нәрсә җитештерә, яисә нинди товарлар белән сату итәр икән диярсез?! Сәүдә өлкәсеннән шактый ерак булган әлеге җәмгыять укучылар, яшьләр, өлкәннәргә компьютер һәм дизайн белән бәйле махсус курслар үткәрүне үзенә максат итеп куя. Бу хакта тулырак сөйләү, яңалыклар, уку тәртибе белән тәфсилләбрәк таныштыру өчен җәмгыятьнең җитәкчесе Илназ Хөрәмшинга мөрәҗәгать иттек.
-Кукмарада ачылачак әлеге үзәктәге уку курсларына теләге булган һәркем кабул ителә ала. Укучылар иң элек әзерлек төркемендә компьютер графикасы нигезләренә өйрәнәләр. Алга таба кемнең нинди юнәлештә сәләте яхшы булудан чыгып, алар программист һәм дизайнер төркемнәренә бүленеп, укуларын дәвам итәләр, - ди Илназ Хөрәмшин. - Программистлар веб-сайтлар төзү һәм төрле программалар язу өчен кирәк булган программтелләрне үзләштерәләр, компьютерлар һәм автоматлаштырылган машиналар өчен программалар язарга өйрәнәләр, кәрәзле телефон, смартфоннар өчен приложениеләр әзерлиләр. Дизайнерлар юнәлешендә исә “Corel Draw” һәм “Photoshop” ярдәмендә дизайн нигезләрен өйрәнү, дизайн программаларын эшләү каралган. Шулай ук уку барышында сайтлар дизайнына, фото һәм видеоредакторлар белән дә эшләргә өйрәнү мөмкин булачак. Профессионал дәресләрдән тыш, Бердәм дәүләт имтиханнары һәм олимпиадаларга әзерлек буенча да дәресләр үткәрү планлаштырыла.
Укучылар өчен түләү - аена бер мең сум. Атнага - биш, айга 20 дәрес була. Димәк, бер дәрес 50 сумга төшә. Без өлкәннәр өчен дә махсус курслар оештырабыз. Әйтик, компьютер ликбезы, сәркатиплек эше, компьютерда эшләр башкаручы, система администраторы һәм башка курсларда укыту мөмкинлегебез дә бар. Әлеге төр курсларның бәясе исә уку төренә карап билгеләнәчәк.
-Мәктәп укучылары ничә яшьтән кабул ителәләр?
-Курсларга 5нче сыйныфтан башлап язылырга мөмкин. Әгәр дә баланың сәләте бар һәм ул мәгълүматны тиз арада үзләштерә икән, ул алты ай урынына ике-өч атнадан ук укытуның алдагы этабына күчерелә ала. Барлык укыту курслары да Казан шәһәреннән килгән белгечләр ярдәмендә алып барыла.
-“IT Кукмор” җәмгыяте укытудан тыш тагын нинди хезмәтләр күрсәтәчәк?
-Балалар бакчалары, мәктәпләр, аерым оешмалар, шәхси кешеләрнең компьютерларын ремонтлау, сайтлар ясау, аларны тутыру, көндәлек яңартып тору, ландшафт һәм интерьер дизайны эшләрен башкарачакбыз. Мәктәптән бирелгән ноутбукларга, укытучылары белән аерым килешү төзеп, 50 процент ташлама белән ремонт һәм хезмәт күрсәтергә планлаштырабыз. Кыскасы, хыяллар, теләкләр зурдан. Тырышып эшлисе генә кала.
Тулырак мәгълүмат белән itkukmor.ru сайтында танышырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 89046686969
Алсу ӘХМӘТОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз