Кукмара көрәшчеләре республика беренчелегеннән беренчелекне алып кайтты

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Алабуга шәһәрендә 1996-1997 елларда туган яшь егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призларына татар милли спорт көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Ярыштан районыбыз командасы беренче урынны алып кайтты. Быел яз көне егетләр Чистайда узган Федерация Кубогы ярышларында җиңү яулаганнар иде. Бу юлы да аларга бәхет елмайды.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:

60 кг.га кадәр: 1 урын - Рамил Хәкимҗанов

70 кг.га кадәр: 4 урын - Ураз Шәрәфиев
75 кг.га кадәр: 2 урын - Ришат Дәүләтшин

80 кг.га кадәр: 1 урын - Нәфис Галиев
Авыр үлчәү: 1 урын - Ринат Дәүләтшин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International