Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
айон башкарма комитет рәисе вазыйфаларын башкаручы Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсенең авыл хуҗалыгы тармагы буенча булган өлешендә кыр эшләре барышында, аеруча җирләрне туңга сөрүдәге проблемалар, шулай ук сөт җитештерүдәге берникадәр булган чигенеш, терлекләрне ясалма орлыкландырудагы кимчелекләр турында сөйләшенде. Бу атнада кукуруз уңышын тулысынча җыеп алу бурычы куелды.

Төзелеш тармагында исә быел башкарылган төзелеш-ремонт эшләренең сыйфаты ныклап тикшереләчәк. Алдагы елларда поселок урамнарына тротуар ясау, ял паркын, Манзарас авыл җирлегендәге плотинаны төзекләндерү бурыч итеп куелды.

Социаль өлкәдә Өлкәннәр көнен, Корбан Гаетен үткәрүгә хәзерлек чараларын күрү, яшьләрне спортка тарту, мәдәни тормышны җанландыру бурычы тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International