Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Техника янында җыр-моңга да урын табыла
2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Сәләхетдинов Фәрит Расим улы 27 сентябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
...Вакыт тәгәрмәче артыннан һич кенә дә куып җитәм димә! Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче Фәрит Сәләхетдиновка да мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләү факультетына укырга керүе, юллама белән районыбызның элеккеге “Сельхозтехника” оешмасына җибәрелеп, анда хезмәт юлын башлавы әле яңа гына кебек тоеладыр...
-Авылда туып-үскән малай булгангадырмы, балачактан җирне, техниканы яраттым, - ди ул. - Тип-тигез итеп сөрелгән басу-кырларга соклануым, тизрәк үсеп җитеп, җир эшенә алыну, комбайн ярдәмчесе булып эшләү турында хыяллануым хәтергә кереп калган. Киләчәк тормышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләвемә төп нигез, бәлки, шул вакытларда ук салынган булгандыр. Ә инде беренче хезмәт сукмагы ясавыма быел 38 ел тула. Өч дистә елдан артык вакыт, чыннан да, өч көн сыман узды да китте...
“Сельхозтехника”да таләпчән, кырыс, әмма үз эшләренең чын осталары булган җитәкчеләр Шәриф Гатауллин, Мәлик Миргалиев, Рәшит Камалов, Муллахмәт Шаһабиевлар кул астында эшләп шактый зур тәҗрибә туплап, чыныгу алырга туры килә Фәрит Сәләхетдиновка. “Алга” колхозында башлангыч партоешма җитәкчесе, “Кукморагропромснаб” оешмасында баш инженер, “Правда” хуҗалыгы рәисе, “Дружба”, “Кукмара” агрофирмаларының генераль директоры вазыйфаларын башкарганда да остазларының саллы киңәшләре ярдәмгә килә аңа. Фәрит абый бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә механизация бүлеге начальнигы буларак хезмәт куя.
-Тәртипле, төгәл, үз эшен зур җаваплылык белән, бөтен күңелен биреп башкаручы белгечләрнең берсе ул, - ди аның турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин. - Фәрит абыйга нинди генә эш йөкләсәң дә, нәтиҗәсе һәрвакыт “бишле”лек була. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар эшләп, бай тәҗрибә туплаган кеше буларак, яшь белгечләргә дә ярдәме бик зур аның. Шушы көннәрдә үзенең олы бәйрәме - 60 яшьлек юбилеен билгеләп узучы хезмәттәшебезгә эшендә, тормышында уңышлар, кайгы-хәсрәтсез, бәхетле озын гомер телибез.
Кайда гына хезмәт куйса да, юбиляр өчен иң истә калган, күңелле мизгелләргә аеруча бай булган эш урыны, һичшиксез, “Сельхозтехника” оешмасы булгандыр. Чөнки анда үзенең насыйп яры – Мәрьяме белән таныша ул.
-Бухгалтер булып эшләүче күрше Нократ Аланы районының Көек авылы кызын бер күрүдә ошаттым, - ди Фәрит абый. - Уңган, тырыш, сабыр һәм бик тыйнак булуы белән күңелемне яулады ул минем. Дуслыгыбызның мәхәббәткә әверелүен сизми дә калдык. Гаилә корып, бербөтен булып яши башлавыбызга да 33 ел булды инде. Тормыш юлымда Мәрьямне очратканыма язмышка һәрвакыт рәхмәтле булдым. Инженер кешенең күп вакыты юлда, техника өчен запас частьлар, кирәк-ярак барлап уза бит. Төрле ерак шәһәрләрдән берәр-икешәр атна йөреп кайткан вакытлар да була иде. Беркайчан да аның тавыш куптарганын, зарланганын ишеткәнем булмады. Һәрвакыт үзара аңлашып яшәдек, хәзер дә бер-беребезне тулыландырып, акрын гына гомер көзенә кереп барабыз.
Хуҗабикә Мәрьям ханым инде 20 ел социаль яклау өлкәсендә эшли. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 24нче филиалын җитәкләвенә дә унике елдан артып киткән.
-Гомер буе саннар “патшалыгы”нда эшләвемә карамастан, беркайчан әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмәдем, - ди ул. – Яраткан, үз иткән эшең һәм янәшәңдә сине аңлаучы, яклаучы тормыш иптәшең булганда гомернең узганы сизелми дә икән ул!
Гаилә бәхете – балаларда, диләр. Фәрит абый белән Мәрьям апаның мәхәббәт җимешләре – улларының да инде үз тормышлары. Фаил белән Наил икесе дә Казанда төпләнгәннәр.
-Әти белән әни безнең өчен иң зур терәк һәм таяныч. Алар энем белән миңа һәрвакыт үрнәк булдылар, - ди олы уллары Фаил. - Кайчан кайтсак та, өебездән - нур, ә ашханә бүлмәсеннән хуш ис бөркелеп тора. Тормышта үз юлыбызны табарга булышканнары, акыллы һәм файдалы киңәшләре өчен зур рәхмәт аларга.
Юбиляр Фәрит абый мәдәният кешесе дә әле. Бик матур итеп җырлый, тальянда уйный ул. Әле күптән түгел генә “Яңа гасыр” телевидениесендә бара торган “Җырлыйк әле” тапшыруында да катнашып кайткан.
Алсу ИДРИСОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 12 сәгать 14 апрельдән 2026 елның 15 апреленә кадәр
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 12 сәгать 14 апрельдән 2026 елның 15 апреленә кадәр
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз