Кышка кишерне ничек сакларга?

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Кишерне саклау ысуллары бик күп. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып, кышка әзерләп калдыра. Элеккеге ысул буенча бидонга тутырып, ком белән күмүчеләр дә бар. Кыргычтан кырып, туңдыргычка куябыз, дип әйткәннәрен дә ишетәбез. Ә мин тагын бер ысул тәкъдим итәргә телим. Кыш буена җитәрлек кишерне яхшылап юасы, төпләрен кисеп, чүпрәккә салып киптерәсе. Аннары целлофан пакетларга биш-алтыны салып, һава кермәслек итеп башларын бәйлисе. Әлеге пакетларны кәгазь тартмаларга тутырып, базга куясы. Кушканнарны дөрес эшләсәгез кыш буе, яңа казып алган шикелле, кетердәп торган кишер ашарсыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International