Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Якташыбыз, мари кызы Ангелина Сираҗетдинова Татар Дәүләт филармониясендә эшли
2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Тормышында күркәм уңышларга ирешкән якташларыбыз өчен ничек сөенмисең! Булдыра шул безнекеләр! Кукмара кызы Ангелина Сираҗетдинованың да (Саммасова) Татар Дәүләт филармониясендә эшләве очраклы түгел: иң оста сәнгать сөючеләрне генә кабул итәләр анда. Ангелина исә – скрипкачы, оркестрда уйный. Телефоннан шалтыратып, хәлләрен белергә булдык әле.
-Ангелина, музыка сәнгатенә тартылуыгыз кайдан килә?
- Нәселдән, дип әйтә алмыйм: музыкантлар юк безнең нәселдә, шуңа күрә моң-көйләрне сөюем – үземнең күңел халәте, дип уйлыйм. Безнең гаилә Кукмарадан күченеп, Радужный шәһәренә күченеп яшәде. Гомумбелем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында белем алганда мин музыка мәктәбенә дә укырга йөри башладым. Дөрес, фортепьянода уйнарга өйрәнәсем килгән иде. Скрипка классына туплау барганлыктан, уйлап тормастан, шунда керергә булдым. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Түбән Кама музыка училищесында укуымны дәвам иттем. Музыка сәнгатенең нечкәлекләрен тагын да югарырак дәрәҗәдә үзләштерү омтылышы мине Казан консерваториясенә алып килде. Остазларым Борис Каплун һәм Марат Зариповларны рәхмәт хисләре белән искә алам. Укыганда ук Расим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле оркестрына урнаштым. Бүгенге көндә дә шул оркестрда уйныйм.
-Сез – мари милләтеннән. Татар көйләре Сезгә якынмы, аларның мари моңнары белән охшашлыгы бармы?
-Татар музыкасы инде күңелемә үтеп керде, чөнки безнең репертуар күбесенчә татар җыр-көйләреннән тора һәм без татар эстрадасының бик күп җырчылары белән эшлибез. Ике милләт җыр-моңнарында охшашлык бар, дип уйлыйм: гомер-гомергә янәшә булып, аралашып яши бит алар.
-Зур сәхнәгә чыкканда дулкынланасызмы? Гастрольләрдә еш буласызмы?
-Тамашачылар каршына чыгу алдыннан бераз каушата, әмма чыгыш ясау вакытында бу кичерешләр онытыла, чөнки сихри музыка агымында йөзә башлыйсың, ул бөтен барлыгыңны биләп ала. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуымны никтер хәтерләмим, бу хәл инде күптән булды, чөнки мәктәптә укыганда ук безгә бик күп концертлар куйдык. Инде оркестр белән Россиянең бик күп шәһәрләрендә булырга туры килде. Безне һәркайда җылы каршы алдылар.
-Гаиләгез турында берничә сүз әйтсәгез иде.
-Шәхси тормышымда барысы да яхшы. Ирем Марат белән консерваториядә укыганда танышкан идек, хәзер бер оркестрда эшлибез. Музыкаль гаилә, дисәң дә була. Кызыбыз Аделина үсеп килә
-Сезнең нәсел җепләрегез Княгорга бәйле... Элемтәләрне саклыйсызмы?
-Әйе, әнием Раиса, әтием Петр(мәрхүм инде) шул авылныкы. Анда да, Поч.Кучук авылында да туганнарыбыз бар. Алар белән аралашып яшибез.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 12 сәгать 14 апрельдән 2026 елның 15 апреленә кадәр
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 12 сәгать 14 апрельдән 2026 елның 15 апреленә кадәр
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз