Бәйрәм котлавы

2014 елның 3 октябре, җомга
Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны Корбан бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм кунаклары! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм.Һәрбер дини бәйрәм тормыш мәгънәсе, бүгенге яшәешебез, күңел халәте турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирә. Мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә дә изге гамәлләр кылырга, якыннарыгызны гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны да сөендерергә язсын.
Кылган гамәлләрегез тормышка ашып, шушы изгелекләр тормышыбызга ямь, районыбызның һәр тармагында уңышка ирешеп, тормышларыбызга бәрәкәт өстәлсен.
Барыгызга да исәнлек, саулык, сәламәтлек, мул тормыш һәм тынычлык телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International