Кукмараның суд хезмәткәрләре республикакүләм иҗади сәнгать конкурсында беренчелекне алды

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Районыбызның халык һәм җәмәгать судларында эшләүче хезмәткәрләр Биектауда узган “Фемида – в содружестве муз” республика конкурсының “Төньяк зона” турында катнашып кайттылар. Бәйгенең әлеге турында Балтач, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Арча, Кукмара, Биектау районнарының суд хезмәткәрләре чыгыш ясады. Кукмаралылар “Бию”, “Вокаль ансамбль”, “Вокал-соло”, “Оригиналь жанр” номинацияләрендә призлы урыннарга ия булдылар. Биюче һәм вокаль ансамбльдә чыгыш ясаган кызлар беренчелекне алды. Гомуми зачетта исә Кукмара командасына беренче урын бирелде. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International