Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Фестивальдән ЮНЕСКО дипломы белән!
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Туапсе шәһәре янындагы “Комсомольск” лагеренда “Орленок” Бөтенроссия Балалар үзәге өченче ел рәттән, төрле милләт балалары арасында Мәдәни Фестиваль уздыра. Быел Татарстаннан бу саллы Фестивальдә 50гә якын бала катнашты. Оештырылганнан бирле бу чараларда Рәсәйнең 37 регионыннан 800 кыз һәм малай үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашканнар инде. Фестиваль программасында иҗади очрашулар, мастер-класслар, милли бәйрәмнәр, күпсанлы экскурсияләр, үзенчәлекле концерт программалары, яңа милли проектлар тәкъдим итүләр булды. Кара диңгез буенда, “бочка” дип аталган кызыклы махсус тору урыннарына урнашканнан соң төгәл режим белән узган 21 көннең һәр көнендә төрле темаларга интеллектуаль һәм спорт бәйгеләре, бик күп иҗади конкурслар уздырылды. “График шулкадәр тыгыз, хаттә кул сузымында гына булган Кара диңгездә коенып, туйганчы комда кызынып ятарлык та булмады”,- диләр кызлар. Безнең Зур Сәрдек мәдәният йортының, Альмира Данил кызы Шәймәрданова җитәкчелегендәге “Чәчкә” халык бию ансамбле әлеге фестивальгә махсус программа белән барды һәм зур уңышларга ирешеп, әллә никадәр Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә күмелеп кайттылар. Кызлар башкарган фольклор композицияләр, милли биюләр, алар уздырган Сабан туе бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Спорт ярышларында да алдынгылыкны бирмәделәр, һәр төрдә катнашып призлы урыннар яуладылар. Фестивальне оештыру комитеты әгъзасы, Республика Балалар иҗаты үзәге директоры урынбасары Екатерина Владимировна Чекмарева бу җәһәттән, сезнең кызларыгыз аркасында мин Татарстан белән горурланам, дип, рәхмәт сүзләре белән шалтыратты. Исламия Горохова, Гүзәл Кәримуллина, Камилә Мостафина, Айзилә Шәймәрданова, Гүзәл Бобокулова, Гүзәл Әхмәтшина, Зилә Галимҗановаларның уртак тырышлыгы белән районыбызга яңа иҗади җиңүләр кайтты.
Бу сезонда катнашкан балалар коллективлары республика һәм бөтенрәсәй фестиваль -конкурсларының Лауреатлары исемнәрен йөртүчеләр иде. Кабардин-Балкар, Саха Якутия, Алтай, Ингушетия, Удмуртия, Калмык республикаларыннан, Чиләбе, Пермь, Самара, Ленинград, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләреннән иң көчле балалар коллективлары Фестивальдә үз милләтләренең фольклор хәзинәсен тәкъдим иттеләр, этнографик һәм хореографик чыгышлар күрсәттеләр. Шулар арасында бердәнбер авыл бию коллективы, бик күп еллардан бирле төрле шәһәрләрнең Сабан туйларында тамашачы мәхәббәтен яулаган “Чәчкә” халык бию ансамбленең дә булуы мәдәният йортыбызның да, Зур Сәрдек гимназиясенең дә, районыбызның да зур горурлыгы. Уртак шатлыгыбызның иң зурысы - Фестивальдә ансамбльгә ЮНЕСКО дипломы бирелде! Бу иҗади уңышлар – ансамбльнең җитәкчесе Альмира Шәймәрданованың күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Биючеләребезне ерак юлларга озатып калучы әти-әниләребезгә дә зур рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Алар ярдәме белән милли биюләрнең реквизитлары ясала, бию костюмнары тегелә. Бездәгедәй әти-әниләр тагын башка җирләрдә бар микән?! Фестивальгә баруның финанс чыгымнарын да тулысы белән әти-әниләр күтәрделәр. Бәйрәмнәрдә сәхнәбездә чыгыш ясаучы төрле яшьтәге алтмышлап баланы бию серләренә өйрәтеп, милли сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә арымый эшләүче хезмәттәшебез , “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медале иясе Альмирабызга һәм ансамбльгә киләчәктә яңа уңышлар телибез. Бөтенрәсәй Балалар Фестивалендә катнашу –Мәдәният елының иң зур истәлеге ул!
Рәмзия Хөсәенова, Зур Сәрдек мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Ядегәр Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган отчет концерты узды
15 майда яңартылган Мәдәният йорты сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары, солистлар һәм шигырь укучылар чыгыш ясады. Тамашачылар сугыш еллары җырларын, шигырьләрне һәм халык биюләрен ишетте — артистлар Бөек Ватан сугышы һәм СВО геройларына баш иеп хөрмәт күрсәтте.
Кукмара Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара
Балалар бүлегендә планировка, җылыту, вентиляция, электр проводкасы һәм сантехника тулысынча алышына. Яңарту «Озын һәм актив тормыш» милли проекты һәм стационарларны капиталь ремонтлау программасы sayəsində Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды.
Эсседә суны экономияләгез: Кукмара районында бакча сугаруга һәм үзлегеннән тоташуга тыелу кертелде
Югары температуралар һәм янгын куркынычы аркасында чикләүләр кертелде. Бакчаларны артык сугару, суүткәргечкә үзлегеннән тоташу һәм суны исәпләгечләрдән читләтеп куллану тыела. Бозучылар күршеләрнең сусыз калуына китерергә мөмкин.
Сардекбашта «Гаилә» милли проекты буенча районның иң иске китапханәсен ремонтлыйлар
Сардекбаш авылында 1934 елда ук уку-китапханә буларак нигез салынган китапханәне капиталь яңарталар. 2026 елда монда мәйдан 130 кв. м га кадәр киңәйтеләчәк, тәрәзәләр, инженер системалары, идәннәр алышыначак һәм биналар эшкәртеләчәк. Объектның әзерлеге — 77%.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз