"Шәфкать"тә балалар кәгазьдән эшләнмәләр ясыйлар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Асия Борковских көн саен балалар белән гадидән катлаулыга таба барып, аппликация, кәгазь пластикасы, квиллинг техникасын кулланып, вак моториканы үстерү буенча дәресләр алып бара. Киләчәктә тегү, бәйләү, бисер белән үрү техникалары да кулланылачак, хезмәт күнекмәләрен үзләштерү этаплап алып барыла.

Балаларның тернәкләндерү үзәгендә алган белемнәрен өйләрендә ныгыту максатында системалы рәвештә әти-әниләр өчен дә мастер класслар үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International