Районыбыз егетләре Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре белән очрашты

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Район Мәдәният йортында контракт буенча армиядә хезмәт итү мәсьәләләренә багышлап уздырылган чарага 18-40 яшьлек ир-егетләр чакырылган иде. Татарстанның контракт буенча хәрби хезмәтка гражданнарны туплау пункты начальнигы Эдуард Тимербулатов үзенең чыгышында әлеге төр хезмәт итүнең шартлары, таләпләр белән таныштырды, ташламалар, торак мәсьәләләре турында сөйләде, очрашуда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International