Сәнгать мәктәбе укучысы Халыкара конкурста беренче дәрәҗә лауреат исеме алды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Этномирида” Халыкара конкурс-фестивале узды. Бәйге “Фольклор ансамбльләр”, “Милли инструменталь башкару”, “Декоратив-гамәли иҗат”, “Милли вокал башкару” номинацияләрендә үтте. Фестивальдә уку йортлары коллективлары, төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Гала-концертка исә мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган иң яхшы номерлар гына узды. Алар арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ирек Хәммәдиев та бар. Ирек беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Зөбәйдә Хәмәтдинова исә икенче дәрәҗә лауреат булды. Яшь йолдызларны бәйгегә укытучы Лилия Хөснетдинова әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International