Районыбызның чемпион шахматчыларын район җитәкчесе кабул итте

2014 елның 31 октябре, җомга
Самара шәһәрендә “Авыл җирлегендә яшәүче балалар арасында шахмат турниры” уздырылып, районыбызның бер төркем укучылары әлеге бәйгедә җиңү яуладылар. Поселокның күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин унҗиде яшькәчә үсмерләр арасында, Ирек Галиев һәм Диана Гарәфетдинова унбер яшьлек үсмерләр арасында (тренерлары Владислав Абдулов) Россиянең иң көчле шахматчылары булып танылдылар.Чемпион исеме алып кайтучыларны район җитәкчесе Сергей Димитриев кабул итте, үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International