Кәркәүч мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес узды

2014 елның 31 октябре, җомга
Кәркәүч мәктәбенең кечкенә сыйныф укучылары әзерләгән “Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен бел!” дигән дәрес карап кайттык. Кызлар-малайлар бик матур итеп театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Шулай ук алар берсеннән-берсе оста итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр. ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов та үзенең чыгышында балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә тукталды, скутер, мотоциклның нинди зур кайгы-хәсрәт алып килергә мөмкин булуын мисаллар аша аңлатты, укучыларга “Имин тәгәрмәч” бәйгесенә әзерләнү өчен велосипед бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International