Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Без булдырабыз!” дигән чара үткәрелде

2014 елның 1 ноябре, шимбә
28 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучыларга профориентацион тәрбия бирү максатыннан “Без булдырабыз!” дигән чара үткәрелде. “Барсик һәм һөнәрләр шәһәре” исемдәге мультимедия басмадан (китап+диск) файдаланып китап укучы балалар Һөнәрләр Шәһәренә сәяхәт кылдылар. Һөнәрләр турында биремнәрне чиштеләр, үзләренең булачак һөнәрләре турында шактый кызыклы мәгълүматлар белделәр. Әлеге чара кече яшьтәге китап укучы төрле группа балалар белән 6 тапкыр үткәрелде. Барлыгы әлеге чараларда 37 бала катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International