Зур Сәрдек авылы «Әкият” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен авыл китапханәсенә экскурсиягә оештырылды

2014 елның 1 ноябре, шимбә
31 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсенә авылыбызның «Әкият” балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиягә килделәр.
Максат – балаларда китапханә турында уңай фикер формалаштыру, сөйләм телләрен үстерү, дус һәм тату булуларына ирешү.
Балалар өчен “Мин һәм минем дөньям” дигән әңгәмә оештырылды. Анда һәркайсы үзләре белән таныштырганнан соң, кайда яшәүләре, авылыбызның исеме, республикабыз турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче балаларга Татарстан флагы турында сөйләде.
“Нәниләр әлифбасы” китабына күзәтү ясалды. Кычкырып аңлатмалы уку оештырылды.
Татар халык әкиятләре караганнан соң компьютердан үстерешле уеннар уйнадылар.
Балалар китапханәнең ял бүлмәсендә ирекле уеннар уйнадылар, рәсем ясадылар, ял иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International