Кукмара балалары Казанда бәйрәмдә булып кайтты

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Казанның “Мега” сәүдә комплексында дәүләт социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар, “Төрле төсле балачак” рәсемнәр конкурсы җиңүчеләре катнашында бәйрәм узды. Әлеге чарага Кукмарадан Радмир Хәсәнов һәм Никита Петров та барды. Радмир алты яшькә кадәрге балалар арасында “Бәхетле гаилә” номинациясендә беренче урынны алган иде. Җиңүчеләрне Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов котлады, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә балалар өчен төрле күңел ачу чаралары да оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International