Кукмарада беренче сыйныфларга мәдәният көндәлекләре тапшырылды

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Районыбыз китапханәләрендә Мәдәният дәресләре узды. Анда барлык беренче сыйныфларга “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Балалар әти-әниләре, сыйныфлары белән бергә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып, төрле мәдәни чараларда катнашканнан соң, үзләренең тәэсирләрен көндәлеккә язып барырга тиеш булалар. Иң яхшы мәдәни көндәлек иясенең көндәлеге май аенда бәйгенең республика турына җибәреләчәк.

Көндәлек төсле рәсемнәр белән бизәлгән, анда тарихи мәгълүматлар да, табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр дә бик күп. Көндәлек тә, Мәдәният дәресе дә беренче сыйныфларга бик ошады. Беренчеләр китапханәдән үзләренә бик күп мәгълүмат туплап, дәрес соңында “Маша һәм аю” мультфильмын карап таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International