Белем иленә сәяхәт

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Бөтендөнья балалар хокукы көнен билгеләп, 19 ноябрь көнне балалар китапханәсендә №1 Гимназиянең 4 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова “Белем иленә сәяхәт” дип аталган дәрес үткәрде. Балалар презентация слайдлары ярдәмендә әкият иленә сәяхәт кылдылар. “Хокуклар шәһәре”, “Бурычлар шәһәре”, “Тәртип бозучылар шәһәре” һ.б. шәһәрләрдә булып куп сорауларга җавап таптылар, төрле мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International