Районыбыз үзешчәннәре “Идел йорт” бәйгесенең йомгаклау этабында катнашты

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Казанның Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортында халык театрлары арасында узучы “Идел йорт” республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Әлеге чарада район халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Бәйләнчек” спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдә районыбыз үзешчәннәре: Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар, Гөлнур Гарипова, Альмир Гафаров, Харис Мостафин, Алсу Минхаҗева, Руфинә Габделхәева, Роза Бадышева, Рузания Нигъмәтуллина, Лидия Әхмәтова, Римма Сәләхетдиновалар катнашты. Спектакльне сәхнәгә режиссер Рамил Сәләхетдинов куйды. Фестивальгә 8 декабрьдә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрнең исемлеге билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International