Сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара фестиваль-конкурста катнашты

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Казанда балалар һәм яшьләр иҗатының “Талантлар теләктәшлеге” VI Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Александр Ишморатов “Халык уен кораллары. Соло” номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Андрей Сабанаев исә өченче дәрәҗә дипломант булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International